«Исәнме, Китап атнасы!»: әдәби бәйрәм (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы Россиянең Халык сәнгате һәм халыкларның материаль булмаган мәдәни мирасы елына багышланган «Исәнме, Китап атнасы!» дигән балалар өчен әдәби бәйрәм белән башланып китте. 

Здравствуй книңкина неделя
4
1
3
2

Бәйрәм вакытында кызлар һәм малайлар Петрушка һәм Әкиятче белән бергә борынгы әби-бабаларыбыз заманына – үткәннәрнең гаҗәеп тылсымлы дөньясына юл тотты. Балалар зур кызыксыну белән 1943 елдан бирле билгеләп үтелүче бәйрәмнең тарихын тыңлады. Укучылар «Трындычиха» дигән тизәйткечләр бәйгесендә катнашты, төрле халыкларның борынгы табышмакларын чиштеләр, «Тиздән әкият булачак» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Балалар бик теләп перчатка һәм бармак курчакларын сөйләштерде, хәрәкәтчән халык уеннары уйнады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: